Югары Ослан интернат-йортында «Гаилә альбомына күз сал» акциясе дәвам итә

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Гаилә альбомына күз сал» акциясен дәвам итәләр. Бу юлы чараның төп герое Рамил Кәлимуллин булды – аңа 67 яшь тулды.

Башта традиция буенча аңа тантаналы рәвештә «Казан әниләре» хәйрия фондыннан бүләк тапшырдылар. Аннары белгеч Наталья Котова җитәкчелегендә учреждениенең кышкы бакчасына җыелдылар. Рамил Кәлимуллин үзенең гаилә альбомын күрсәтте, биографиясенең кызыклы моментлары турында сөйләде.

Наталья Котова сүзләренчә, мондый чаралар бик популяр, өлкәннәр аларны түземсезлек белән көтәләр. Ретротерапия элементлары белән мондый дәресләрдә социаль хезмәтләр алучылар үзләренең коммуникатив күнекмәләрен үстерәләр, үз-үзләрен бәяләүне арттыралар. Мондый чаралар интернат-йортта микроклиматны яхшырта, яшәүчеләрне бер-берсенә карата игелекле һәм ихтирамлы мөнәсәбәткә өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International