Әлмәттә гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелде

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

1 июль көнне Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде. Чарада суд приставы Регина Марковна катнашты.

Бу көнне хокукый ярдәм сорап ике кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар алимент түләтүгә һәм бурычлыны эзләүгә гариза бирү тәртибенә кагылды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International