Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Гөлнара Кәримова район башлыгы һәм «Мин – ул бәхет» клубында катнашучылар белән очрашуда катнашты. Клуб мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләрне берләштерә.
Очрашу барышында социаль хезмәтләрнең һәркем файдалана алырлык булуы, тар профильле табибларның җитмәве мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, бердәм кабул итү көнен билгеләп, мобиль поликлиника принцибы буенча Республика клиник хастаханәсе белгечләрен җәлеп итү вариантларын карарга кушты. Шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү буенча тренерлар санын арттыру мәсьәләләре дә контрольгә алынды.