Яшел Үзән районында яңа Кайгырту йорты 87 %ка әзер

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Бүген Яшел Үзән районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова өлкәннәр, инвалидлар өчен яңа учреждение төзелешенең барышы белән танышты.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенгә объектның оператив әзерлеге 87 % тәшкил итә. Фасад һәм түбә ябу эшләре инде төгәлләнгән, хәзер белгечләр инженерлык челтәрләрен, су белән тәэмин итүне, канализация, аз агымлы системаны һәм җылыту системасын монтажлау белән мәшгуль. Шулай ук биналарның эчке бизәлеше актив алып барыла – стеналарны плитка белән тышлыйлар.

Исегезгә төшерәбез, төзелеш 2024 елда башланды. 2025 елда объект «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль программасына кертелде.

Яңа учреждение ике катлы, өстәмә подваллы булачак. Гомуми мәйданы 8,6 мең квадрат метрдан артып китәчәк, ә сыйдырышлылыгы 120 урын тәшкил итәчәк. Мебель, җиһазлар һәм төрле инвентарьлар сатып алу планлаштырылган инде. Моннан тыш, яктылык, электр приборлары һәм жалюзи белән тавыш белән идарә итә торган акыллы палаталар булдыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International