2 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мастер-класс узды. Дәреснең максаты – иҗатка һәм төрле ял итү эшчәнлегенә кызыксынуны саклау.
Чарада катнашучыларны социаль хезмәтләр алучы Наталья Лидер иҗаты белән таныштырдылар. Ул рәсем ясарга гына түгел, җырларга да ярата. Катнашучылар бергәләп «Катюша», «Надежда», «Солнечный круг» җырларын җырладылар. Наталья Лидер дәртләнеп үзенең мавыгуы турында сөйләде, шуның белән мастер-классның башка катнашучыларына үрнәк булды.
Мастер-класста 10 кеше катнашты.