«Исток-Башлангыч» үзәгендә патриотик юнәлештәге чара уздырдылар

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бүген Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алсу Вахитова 9 балигъ булмаган бала өчен флешмоб оештырды. Чараның максаты – шул чор музыкасына мәхәббәт һәм ил тарихка хөрмәт тәрбияләү.

Балалар «Темная ночь» җырын аеруча тәэсирле итеп башкардылар. Флешмоб бүгенге буынның киләчәктә дә хәтер эстафетасын алып барырга әзер булуын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International