Татарстанда «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының төбәк этабы кысаларында иң яхшы пешекчене билгеләделәр

2025 елның 1 июле, сишәмбе

26 июньдә Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында «Пешекче» номинациясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узды. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан, Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты һәм Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге белән берлектә оештырылды.

Конкурста 4 оешмадан 5 конкурсант катнашты: «Умай» ҖЧҖ, «Халыкара сервис көллияте» ДАҺБУ, «95 нче табигый-фәнни лицей» МББУ, шулай ук шәхси эшмәкәр Кукушкин Дмитрий Александрович.

Җиңүче булып «УМАЙ» ҖЧҖ хезмәткәре Илназ Әхмәтшин танылды. Ул 14–15 августта Вологда өлкәсендә узачак конкурсның федераль этабында катнашачак.

Төбәк этабы кысаларында 28 майдан 27 июньгә кадәр Татарстан Республикасы төбәк министрлыклары, ведомстволары һәм предприятиеләре ярдәмендә барлыгы 11 номинация буенча ярышлар узды: «Агроном», «Зоотехник», «Механизатор», «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы», «Яшелчәче» «Пешечке», «Слесарь-инструментальщик», «Мехатроника һәм робот техникасы буенча белгеч», «Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү», «Тегүче», шулай ук «Икенче старт» махсус номинациясе буенча.

Исегезгә төшерәбез, «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы 2012 елдан бирле ел саен үткәрелә. Конкурс иң кирәкле эшче һөнәрләре белгечләре өчен каралган һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрү, һөнәри белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерү, шулай ук кадрларның квалификациясен үстерүгә ярдәм итү максатында үткәрелә.

2025 елдан конкурс «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт кешесе» федераль проектына кертелгән. Һәр номинация буенча федераль этап призерларына акчалата бүләкләү каралган:

I урын – 1 000 000 сум;

II урын – 500 000 сум;

III урын – 300 000 сум.

Фото авторы: Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International