Минзәлә интернат-йортында күңелле итеп Сабантуй үткәрделәр

2025 елның 1 июле, сишәмбе

30 июнь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында милли бәйрәм – Сабантуй узды. Социаль хезмәт алучылар кашык белән йөгерү, йомырка белән йөгерү, чүлмәк вату кебек ярышларда актив катнаштылар, җырлар, такмаклар җырладылар, биеделәр.

Бәйрәмдә шулай ук Минзәлә шәһәренең Сукырлар җәмгыяте әгъзалары да катнашты.

Мондый очрашулар һәрвакыт кешеләргә аралашу шатлыгы, күңелле ял һәм күңел күтәренкелеге бүләк итә. Сабантуй күңелле узды, күп кенә уңай тәэсирләр калдырды һәм барысына да яхшы кәеф бүләк итте.

Чараны хуш исле витаминлы чәй һәм татлы ризыклар белән бәйрәм табыны белән тәмамладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International