Лаешта тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр мәчеттә булдылар

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Бүген Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Зәйнәп» ак мәчете» җәмигъ мәчетендә булдылар.

Экскурсиядә катнашучыларны мәчет имамы Алмаз хәзрәт сәламләде, ул балалар белән әңгәмәдә мөселман халкының диненә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларын үтәүгә аерым игътибар бирде. Ул мәчеттә намаз уку вакыты белән таныштырды һәм Коръән сүрәләренең берсен укыды. Балалар шулай ук мәчетнең намаз заллары, балалар белән шөгыльләнү өчен өч сыйныфлы мәдрәсә һәм тантаналар һәм никах үткәрү өчен зур банкет залы белән таныштылар.

Чараның максаты – үз динеңә һәм башка диннәрнең гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International