Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөек Җиңүгә багышланган «Ә җырлар да сугышты» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.
Чарада солдатның тугры ярдәмчесе – җыр турында сөйләштеләр. Тәрбияләнүчеләр күп кенә фронт җырларын иҗат итүнең кызыклы һәм мавыктыргыч тарихларын белделәр. Балалар матур җырлар тыңлап кына калмадылар, үзләренә ошаган «Катюша», «Десятый наш десантный батальон», «Смуглянка» композицияләрен дә башкардылар.