Казанда балалар һәм яшьләр өчен җәйге адаптив интенсивның өченче сменасы башланды

2025 елның 1 июле, сишәмбе

30 июньдә Казанда «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм яшьләр өчен «Без беренче – без бергә» җәйге адаптив интенсивының өченче сменасы старт алды. Проект «Беренчеләр хәрәкәте»нең грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Җәйге интенсивның өченче сменасы милли Сабантуй бәйрәменә багышланган иде. Бу көн балаларны гына түгел, аларның якыннарын да шатландырды. ABIEM Project этно-эксперименталь музыкаль коллективының хәйрия концерты һәркемгә бик ошады. Шулай ук чарада катнашучыларга традицион татар ризыклары һәм милли колоритлы мавыктыргыч уеннар тәкъдим ителде.

Ата-аналар балаларының үсеше өчен мондый инициативаларның әһәмиятен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International