28 июньдә Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелде. Балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау учреждениеләренең балаларга карата аерым игътибар бирүен исәпкә алып, бу бәйрәм Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм психологлары арасында да игътибарсыз калмады.
«Электрон» яшүсмерләр клубы базасында участок эше кысаларында яшүсмерләр арасында тискәре социаль күренешләрне кисәтүгә һәм коллективны туплауга юнәлдерелгән психологик дәрес узды. Балалар бик теләп биремнәр үтәделәр, тәкъдим ителгән уеннарда катнаштылар.