20 июньдә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Мария Исаева балигъ булмаганнар белән «Без террорга каршы бергә» дигән акция уздырды.
Чараның максаты – гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык нигезләрен белүне камилләштерү, иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясен формалаштыру.
Балалар террорчылык төшенчәсе, аның асылы, максатлары белән таныштылар, теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.