Ел саен үткәрелә торган «Туган як» республика акциясен гамәлгә ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар туган яклары буйлап сәяхәт итүләрен дәвам итәләр.
Белгечләр Анна Михеева һәм Ирина Баранова тарафыннан биредә яшәүчеләр өчен Казанга бару оештырылды.
Экскурсиядә катнашучылар арасында өч казанлы да бар иде. Бу аларның туган шәһәре. Алар биредә туганнар, озак вакытлар яшәгәннәр һәм яраткан шәһәрләренең предприятиеләрендә эшләгәннәр. Экскурсия ярдәмендә алар янә таныш урамнарда булдылар, үзгәрешләргә гаҗәпләнделәр.
Традиция буенча истәлеккә фотога төштеләр.