Спас интернат-йорты карамагындагылар өчен Идел буйлап экскурсия оештырдылар

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

«Болгар» пристане башлыгы Валерий Козин яр буе территориясендә чүп-чар җыю буенча экологик рейдларда актив катнашканнары өчен Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучыларына күңелле сюрприз ясады. Активистларга «Геннадий Куклев» метеорында «Болгар – Тәтеш – Болгар» маршруты буенча йөрергә мөмкинлек бирелде.

Интернат-йортта яшәүчеләр үзләренең яшь елларын, эш көннәрен искә төшерделәр, ә иң мөһиме – Иделнең матур ярларына, киңлекләренә сокланып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International