Кама Аланында социаль хезмәтләр алучылар командалары арасында мини-футбол буенча турнир узды

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

27 июнь көнне психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортларның социаль хезмәт алучылар командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырды.

Чараны Кама Аланы Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Жуков, Республика ресурс үзәге директоры Марина Горшунова һәм Кама Аланындагы психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорт директоры Роман Прокофьев ачты. Алар ярышларда катнашучыларга кызыклы уен һәм көчле көндәшләр теләделәр.

Төп кубок өчен алты команда көрәште. Турнир бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды.

«А» төркемендә Алабуга, Кама Аланы һәм Чистай командалары, «Б» төркемендә Яшел Үзән, Яңа Чүриле һәм Казан интернат-йортлары командалары көч сынашты.

Җиңү пьедесталына Чистай интернат-йорты командасы менде. Калган призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 2 урын – Яшел Үзән интернат-йорты, 3 урын — Алабуга интернат-йорты.

Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән алты команда уенчысы дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.

Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International