Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Балалар «Сак булыгыз, наркотиклар» дип аталган тәрбия сәгатендә катнаштылар.
Чара башында «Пирамида» интерактив уены үткәрелде. Ул наркотикларга бәйлелекнең никадәр тиз формалашуын аңларга ярдәм итте. Аннары балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Наркотикларның организмга җимергеч йогынтысы турында сөйләшүдән соң балалар бердәм фикергә килделәр: иң мөһиме – тормышны сайлау һәм наркотик матдәләр татып карарга тәкъдим итүчеләргә юк дип әйтергә көч табу.