25 июньдә Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр волонтерлар белән берлектә коры душ ясадылар. Чараның максаты – патриотик тәрбия бирү һәм актив гражданлык позициясе формалаштыру.
Катнашучылар душ җыелмалары җитештерүгә актив кушылдылар. Волонтерлар армия душын махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар куллана, дип сөйләделәр. Душ шәхси гигиена җыелмасы булып тора.
Очрашу кысаларында 200 коры душ җыелмасы ясалды, алар тиздән сугышчыларга җибәреләчәк.