Бүген «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе волонтерлары һәм Лаеш шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең Яшьләр көненә багышланган иҗади очрашуы узды.
Лаеш районында «Беренчеләр хәрәкәте» Советы рәисе Илмира Аюкаева балалар белән яшьләр оешмасының эше турында сөйләште, киләчәккә планнары белән уртаклашты һәм битараф булмаганнарга хәрәкәткә кушылырга – үз тормышларын һәм башкаларның тормышын кызыклы һәм файдалы итәргә тәкъдим итте.
Очрашуның иҗат өлешендә балалар ташларга рәсем ясадылар, бию флешмобы вакытында күңел ачтылар.
Чараның максаты инвалид балалар үсеше өчен яңа социаль элемтәләр булдыру иде.