25 июнь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Добро.Центр» оешмасыннан «көмеш» волонтерлар «Балачак шатлыгы» мастер-классы үткәрде.
Чара барышында катнашучылар йоннан картиналар ясау техникасын үзләштерделәр. Бу кызыклы иҗади шөгыль генә түгел, вак моторика, тырышлык һәм төгәллек үсешенә ярдәм итүче, шулай ук катнашучыларның эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясаучы файдалы процесс булды.
Очрашу, өлкән буын кешеләрен һәм яшьләрне берләштереп, җылы һәм дустанә атмосферада узды.