«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә МХО катнашучыларына ярдәм итү өчен мастер-класс узды

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

25 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен яраланганнан соң тернәкләнүче махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен башмак тегү буенча мастер-класс үткәрелде. Дәреснең максаты – һәркемнең хәрбиләргә ярдәм итүгә көченнән килгәнчә өлеш кертү мөмкинлеге булуын күрсәтү.

Белгеч әзер эшләнмәләрне – киездән эшләнгән башмакларны күрсәтте. Чарада катнашучылар эшләнмәләр тегү буенча киңәшләр алдылар һәм актив рәвештә эшкә кушылдылар.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International