Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр декоратив-гамәли сәнгать дәресләрендә яңа юнәлешләр белән танышалар.
Полигональ техника – ул кәгазьдән модельләштерү. Бу эш конструктив һәм иҗади фикерләүне үстерә, балалар әйләнә-тирәдәге предметларны һәм объектларны яңача күрергә өйрәнә. Бу эшчәнлек төрендә ике кул да эшли, бу вак моторика, күрү сәләтен үстерә.