«Көмеш» волонтерлар «Юлдаш» интернат-йортында кунакта булдылар

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына район Ветераннар (пенсионерлар) советының «көмеш» волонтерлары концерт программасы белән килде.

Педагогик хезмәт ветераннары хоры, атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Хөснуллин һәм чуваш ансамбле солисты Лидия Молоствова башкаруында күңелгә ятышлы җырлар яңгырады. «Овация» бию коллективы номерлары тамашачыларга күңелле тәэсирләр бүләк итте.

Интернат-йортта яшәүчеләр һәр чыгышны алкышлап каршы алды.

Волонтерлар тыл хезмәтчәннәрен музыкаль композицияләре белән бүлмәләрдә аерым сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International