«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй узды

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

25 июньдә Яр Чаллыда мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге белгечләре балалар өчен Сабантуй бәйрәме үткәрделәр.

Социаль хезмәт алучыларны Р. С. Хәмәдиев исемендәге «Тулпар» ат спорты мәктәбеннән понилар сөендерергә килде. Балалар шулай ук күңелле уеннарда һәм ярышларда катнаштылар. Барысы да онытылмаслык тәэсирләр, яхшы кәеф һәм бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International