2 меңнән артык татарстанлы аз хәрәкәтләнүче кешеләрне карауның төп алымнарына өйрәнгән

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында даими чит ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен озак вакытлы карау системасы үсеш ала.

Ул түләүсез социаль пакет бирүне күздә тота. Озак вакытлы карау пакеты – социаль хезмәтләрдән торган комплекс. Ул сәламәтлеккә, гигиенага һәм туклануга ярдәм итүне, техник тернәкләндерү чараларын прокатлау пунктларын, шулай ук Карау мәктәпләрендә авыруларның туганнарын аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге гражданнарны дөрес карарга өйрәтүне үз эченә ала.

«Карау мәктәбе» – стационарны алмаштыра торган технология, ул туганнарга һәм социаль хезмәткәрләргә өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карауның гамәли күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә: имин хәрәкәт итү һәм транспортировкалау техникасы, гигиена процедураларын үткәрү ысуллары, каты авыручыларны һәм йоту белән кыенлыклары булган кешеләрне ашату, өзлегүләрне һәм контрактураларны кисәтү күнекмәләренә өйрәнү һ. б. Дәресләр теоретик һәм практик әзерлекне үз эченә ала.

Укулар төркемнәрдә һәм индивидуаль рәвештә, социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында уза. Уку аудиторияләрендә мәгълүмати стендлар һәм заманча җиһазлар бар.

2025 ел башыннан 2 557 татарстанлы карау күнекмәләренә өйрәнгән: авыруларның 1 263 туганы һәм 1 194 социаль хезмәткәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International