Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм «Ватанны саклаучылар» фонды махсус хәрби операция ветераннарына эшкә урнашу, уку һәм социаль адаптация өчен яңа мөмкинлекләр табарга ярдәм итә. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә бу категория гражданнар кораллы көчләрдә хезмәт иткәннән соң җәмгыятькә тулысынча интеграцияләнә ала.
МХОда һәр катнашучы өчен эш эзләү планы төзелә, ул һөнәри юнәлеш бирү тестын һәм кирәк булганда яңадан укытуга юнәлтүне үз эченә ала.
Әйтик, Түбән Кама районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә МХОда катнашучы мөрәҗәгать иткән. Мәшгульлек хезмәте гражданинга кулай эш эзләүдә ярдәм иткән, эшкә урнашуга юллама биргән. Инде ике атнадан соң түбәнкамалы слесарь-ремонтчы булып эшкә урнаша.
Яр Чаллыда яшәүче хәрби хәрәкәтләр ветеранына мәшгульлек үзәгендә туры килерлек эш эзләүдә, социаль адаптациядә, һөнәри юнәлештә булышканнар, психологик ярдәм күрсәткәннәр. Мәшгульлек үзәге юнәлеше буенча ул «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ эшкә урнаша.
Махсус хәрби операциядә катнашкан тагын бер чаллылы мәшгульлек үзәге ярдәме белән «Чаллы торба заводы» ҖЧҖ автоматчы булып эшкә урнаштырылган.
Инвалидларга да эш табарга ярдәм итәләр. Спас районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә сугышчан хәрәкәтләр ветераны, 2 группа инвалид мөрәҗәгать иткән. Аңа туры килерлек эш эзләүдә ярдәм итү, һөнәри юнәлеш бирү кебек хезмәтләр күрсәтелгән. Мәшгульлек үзәге юлламасы буенча гражданин шәхси сак предприятиесенә каравылчы булып эшкә урнаштырылган.
«Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында 19 майдан МХО катнашучысы С. Шаркаев «Оешмада мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү» программасы буенча укуын башлаган. Аның укулары 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Хәзер казанлы укуын эше белән бергә алып бара.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру – мәшгульлек хезмәте органнарының өстенлекле бурычларыннан берсе. Белгечләр эшкә урнаштыру я элекке эш урыннарында торгызу максатларында предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирәләр.