Зәйлеләр Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

10 июньдә Казанда Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Концерт программасы алдыннан чарада катнашучылар өчен Татарстан Республикасының социаль учреждениеләрендә гамәлгә ашырыла торган иң кызыклы инновацион технологияләр белән мастер-класслар һәм күргәзмәләр үткәрелде. Зәй вәкилләре мастер-класслар программасына актив кушылдылар һәм үз куллары белән гипс, эпоксид сумаладан эшләнмәләр ясадылар, шопперларны бизәделәр.

Чарада социаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Шулай ук «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясалды. Зәйдән лаеклы һөнәр ияләре берьюлы дүрт номинациядә җиңү яулады.

Социаль педагог Айгөл Гайсина «Без бергә» практикасын тәкъдим итеп, «Күпбалалы гаиләләргә иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү практикасы» номинациясендә җиңү яулады.

Социаль эш буенча белгеч Марина Кицнак «Участок социаль хезмәте» практикасының нәтиҗәлелеген күрсәтеп, «Авыл һәм барып җитү авыр булган җирләрдә социаль хезмәт күрсәтүнең иң яхшы практикасы» номинациясендә җиңүче булды.

Көндезге тору бүлеге мөдире Валентина Каменская «Типография» инклюзив остаханәсенең уңышлы эшен тәкъдим итеп, «Инвалидларны социаль тернәкләндерү һәм абилитацияләү буенча иң яхшы практика» номинациясендә җиңүче дипломын алды.

Директор урынбасары Мария Романова «Пульс» «көмеш» яшьтәге волонтерлар отряды эшчәнлеге нәтиҗәсендә «Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә гамәлгә ашырылган иң яхшы ирекле оешма (волонтерлар) проекты» номинациясендә беренче урынны алды.

Бу бәйрәм социаль өлкә белгечләре эшенең мөһимлеген һәм әһәмиятен ассызыклады, аларның хезмәт сөючәнлеге һәм кайгыртуы күп кенә гаиләләрнең һәм аерым гражданнарның тормышын яхшырак һәм уңайлырак итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International