5 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Корбан бәйрәменә багышланган чара узды. Аны тәрбиячеләр Елена Зверева һәм Наилә Дәүләтшина үткәрде.
Бәйрәм мавыктыргыч әңгәмәдән башланды, аның барышында педагоглар балаларга бәйрәмнең тарихы, әһәмияте турында сөйләделәр. Аннары балалар күңелле итеп татар милли уеннары уйнадылар, аларда үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, чыдамлыкларын күрсәттеләр.
Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.