20 июньдә Арча районы Инвалидлар җәмгыяте «Восточный» ТИҮ белән берлектә «Хәтерлибез! Горурланабыз!» конкурсы үткәрде. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Конкурс берничә номинация буенча узды.
Конкурста «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар да актив катнашты. Конкурс тернәкләнүчеләр арасында патриотлык һәм бердәмлек хисен ныгытты.
Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.