Җәйге каникул вакытында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Шәхесне үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе буенча дәресләр үткәрәләр.
Популяр уеннар физик күнекмәләрне һәм коммуникатив сәләтләрне үстерергә ярдәм итә. Педагоглар уен кагыйдәләрен балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып җайлаштыралар. Мондый уеннар балаларның игътибарын гаджетлардан читкә юнәлтергә ярдәм итә, сәламәтлекләрен ныгыта һәм дуслык атмосферасы тудыра.
Җаваплылык һәм үзара ярдәмләшү хисе үстерүче команда уеннарына аерым игътибар бирелә. Даими уен дәресләре балаларның эмоциональ халәтен яхшыртуга һәм социализацияләүгә ярдәм итә.