Балаларга ярдәм фонды басмасының чираттагы чыгарылышын укырга мөмкин

2025 елның 24 июне, сишәмбе

«Фонд хәбәрләре» басмасының утыз беренче саны дөнья күрде. Анда гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү өлкәсенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупланган, шулай ук Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды партнерларының алдынгы тәҗрибәсе һәм балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иң яхшы социаль тәҗрибәләр тәкъдим ителгән.

«Актуаль тема» рубрикасы материалы Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дәүләт демографик һәм гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру советы эшчәнлегенә багышланган. Яңа Совет алдында нинди бурычлар тора? Игътибар нинди проблемаларга юнәлтеләчәк? Бу һәм башка бик күп нәрсәләр турында – Советның җаваплы сәркатибе сенатор Лилия Гомәрова белән әңгәмәдә.

Журнал социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләренә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре әгъзаларына, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләренә файдалы булачак.

Басманың электрон версиясе www.fond-detyam.ru сайтында, «Китапханә» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International