20 июньдә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева «Туган кешеләр» клубы әгъзалары өчен аддиктив тәртипне һәм бәйлелек мөнәсәбәтләрен психокоррекцияләү буенча тренинг дәресе үткәрде.
Чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларга эчке шәхси ресурсларны формалаштырырга, тормыш сценариен үзгәртүгә һәм актуаль бурычларны хәл итүгә кызыксынуны арттырырга ярдәм итү.
Очрашу барышында катнашучылар үз фикерләренең чикләрен киңәйтергә, башкаларны яхшырак аңларга һәм үз хисләре белән идарә итәргә өйрәнделәр. Тренинг биремнәре менталь чикләүләрне бетерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.
«Эчке герой» күпмәгънәле һәм төсле метафорик карталарны куллану катнашучыларга тормыш өчен үз җаваплылыкларын аңларга һәм шәхси үсеш юнәлешләрен һәм максатларга ирешү юлларын билгеләргә мөмкинлек бирде.