1 Май бәйрәме алдыннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында яшәүчеләр өчен бәйрәм узды. Бәйрәм биредә гомер итүчеләр һәм эшләүчеләрне тагын да берләштерде. Өлкәннәр яшьлекләренә кайтты, тынычлык һәм хезмәт турында сөйләштеләр.
Очрашу җыр-моңсыз үтмәде. Биредә яшәүчеләр кушылып җырлады да, биеде дә. Викторинада катнашучылар да булды. Сораулары да Хезмәт бәйрәменә багышланган иде. Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәм уздыру – биредә яшәүчеләрнең дуслыгын ныгыта, араларын җылыта.