Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар Сабантуе узды.
Сабантуй – ул милли җырлар һәм биюләр, конкурслар һәм спорт ярышлары. Балалар көч, җитезлек һәм чыдамлыкта көч сынаштылар, уеннар уйнадылар һәм милли уеннарда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм уртак татар биюе белән тәмамланды. Шулай ук барлык катнашучылар да татлы призлар алды.
Белгеч Ләйсән Галиева әйтүенчә, мондый чаралар яшь буынны милли гореф-гадәтләр белән таныштырырга һәм халык традицияләрен саклап калырга ярдәм итә.