Теләче районының Карау мәктәбендә чираттагы дәрес узды

2025 елның 20 июне, җомга

Бүген Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге шәфкать туташы Карау мәктәбендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнары өчен чираттагы дәрес үткәрде. Дәрес «Мөстәкыйль карау җитешсезлеге булган хезмәт күрсәтелүчеләрдә кискен хәлләр һәм хроник авыруларның катлаулануын кисәтергә мөмкинлек бирә торган профилактик чаралар үткәрү» дигән актуаль тема буенча оештырылды.

Уку барышында катнашучыларга төп гигиена чаралары турында сөйләделәр һәм урын-җирне һәм эчке киемнәрне ничек дөрес алыштырырга, авыруларны ничек борырга икәнен күрсәттеләр.

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте сизелерлек кимегән кешеләрне караучы туганнар киләчәктә көндәлек тормышта куллану өчен файдалы мәгълүмат һәм гамәли күнекмәләр ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International