Виртуаль туризм – социаль тернәкләндерүдә ярдәм

2025 елның 20 июне, җомга

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләү буенча төрле социаль технологияләр кулланыла: арт-терапия, гарденотерапия, хатирәләр терапиясе, музыка терапиясе, виртуаль туризм.

Социаль хезмәткәр Анфиса Кадырова виртуаль туризмны еш куллана. Бу технология өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән эшләүнең заманча ысулларының берсе булып тора.

Виртуаль сәяхәтләрнең социаль әһәмияте мәгълүматның халыкның барлык катлаулары өчен ачык булуында. Социаль хезмәтләр алучыларның һәрберсе дә реаль тормышта теге яки бу объектка бара алмый, ә виртуаль сәяхәтләр нәтиҗәсендә бу мөмкин була.

Чараларда, мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе Галина Яхина катнаша. Технология аңа көнкүрешнең монотонлыгыннан арынырга, дөньяны киңрәк танырга, төрле традицияләр, гореф-гадәтләр, яңа кешеләр белән танышырга, моңарчы билгеле булмаган табигать күренешләрен белергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International