«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында профилактик чара узды. Алабуга үзәк район хастаханәсе психиатры, наркологы Вячеслав Голубев алкоголь, тәмәке һәм наркотик матдәләр куллануны профилактикалау турында әңгәмә үткәрде. Табиб үз хикәясен практикадан мисаллар белән ныгытты.
Очрашу ахырында Вячеслав Голубев әңгәмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.