Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Социаль тармак хезмәткәрләре алдында сәламләү сүзе белән министр урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйлә Камалова чыгыш ясадылар.
Тантаналы шартларда иң яхшы социаль өлкә хезмәткәрләренә хөкүмәт, ведомство һәм район бүләкләре тапшырылды.
Чара кунакларын концерт номерлары белән Мәдәни үсеш үзәге артистлары һәм сәнгать мәктәбе укучылары сөендерде.
