«Гаилә» илкүләм проекты: Лениногорск районының 500дән артык өлкән кешесе медицина учреждениесендә булып кайтты

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Лениногорск районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне махсуслаштырылган автотранспортта медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә. «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын район үзәк хастаханәсе белән берлектә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үткәрә.

2025 елда илкүләм проект чаралары белән өлкән яшьтәге 980 гражданны колачлау планлаштырыла. Бүгенге көндә проектта 504 кеше катнашкан, бу планның 50 % артыгын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International