Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында стажировка мәйданчыгы узды. Тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм приют белгечләре «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерүдә нейропсихологик алымнар» программасы буенча укыдылар.
«Ышаныч» үзәге белгечләре нейропсихологик якын килү теориясен сөйләп кенә калмадылар, ә практикада нейроуеннарны үз эшләрендә ничек куллануларын күрсәттеләр.
Хезмәттәшләре «Ышаныч» тернәкләндерү үзәге белгечләренең эшчәнлеген югары бәяләделәр һәм киләчәктә дә уңышлар теләделәр.