2025 ел Россия Федерациясе мәгариф системасында Балалар ялы елы буларак уза. Нәкъ менә быел балалар өчен иң борынгы «Артек» сәламәтләндерү лагереның йөз еллыгы, «Орленок» лагерена нигез салынуга 65 ел, «Смена» лагереның 40 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук балалар ялы сыйфатына һәм куркынычсызлыгына аерым игътибар кирәклеген Россия Президенты Владимир Путин ассызыклаган иде.
Балалар ялы елы кысаларында мәгариф системасында федераль дәрәҗәдәге 20дән артык чара узачак.