Алабугада иң яхшы социаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Алабуга шәһәренең «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бүләкләнүчеләр арасында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре дә бар иде. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамоталарын хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева һәм сестра-хозяйка Алефтина Черепанова алды.

Рәхмәт хатлары белән интернат-йортның барлык бүлекчәләреннән хезмәткәрләр бүләкләнде: медицина бүлеге, азык-төлек блогы, социаль блок, административ-техник, идарә персоналы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International