17 июньдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Алинә Гыйззәтуллина мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмер тәрбияләнә торган гаиләдә булды. Чара Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
«Өмет нуры» АКБХО, «Бердәм Россия» сәяси партиясе хәйриячеләре, кондитер Ирина Хәсәнова ярдәме белән баланы туган көне белән котладылар.