Лениногорск районында «Йөрәкләр мәрхәмәт белән тулсын» дигән тантаналы чара узды. Ул Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган иде.
Чарада мәртәбәле кунак сыйфатында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева булды. Ул хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Лениногорск районы социаль учреждениеләре хезмәткәрләре ведомство бүләкләре алдылар. Мәдәният идарәсе барысын да матур сәнгать номерлары белән сөендерде.
