Мамадыш районында Сабантуй узды

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

7 июнь көнне Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән бергә район Сабантуе вакытында милли уеннар оештырдылар.

Чараның максаты – татар халкының милли мәдәни традицияләрен саклау һәм популярлаштыру, бәйрәм турындагы күзаллауларны киңәйтү.

Балалар спорт ярышларында һәм халык уеннарында катнаштылар, биремнәрне үтәделәр һәм призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International