Татарстанлыларның озын яллары башлана

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 12 июньРоссия көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2025 елда ял көннәрен күчерү турында» 2024 елның 4 октябрендәге 1335 номерлы карары белән хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәреннән һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәреннән нәтиҗәле файдалану максатларында 2025 елда 8 март шимбәдән ял көне 13 июнь җомгага күчерелде.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясының 1 өлеше).

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 9 июньнән 13 июньгә кадәр эш атнасы өч көнгә кадәр кыскара. 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International