Казанда Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Бүген Казанда Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын концерт һәм хөрмәтле кунаклардан котлаулар белән сөендерделәр.

Бәйрәм чарасы кысаларында тантаналы рәвештә Татарстанның иң яхшы социаль өлкә хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр, аларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова социаль хезмәт күрсәтүне үстерүдәге һәм нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары өчен Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.

Т. В. Кәлимуллина ис. премиягә быел Алабуга районы психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йорт директоры Кирилл Мокшин лаек булды.

Шулай ук бүген «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре» исеменә Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International