Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль өлкә хезмәткәрләре белән очрашты. Чара Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган.
Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар, шул исәптән министр Эльмира Зарипова, «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Республика башлыгы үзәкнең эшчәнлеге һәм аның матди-техник базасы белән танышты, тернәкләндерү, психологлар, эрготерапия, физиотерапия, дәвалау физкультурасы залларын карады. Барлык кабинетлар да заманча тернәкләндерү җайланмалары белән җиһазландырылган. Шулай ук рәис үзәктә тернәкләнү курсы узучы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән аралашты.
Тернәкләндерү үзәге буйлап экскурсиядән соң Рөстәм Миңнеханов социаль өлкә учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашты.
Очрашуның модераторы Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Людмила Симонова булды. Ул республикада «Гаилә» милли проекты һәм «Актив озак гомерлелек» программасы ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Кунакларга шулай ук өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр.