Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты шәһәр паркындагы тере почмакка шефлык алды. Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән Александровский паркында тиеннәр өчен вольер булачагын белгәч, интернат-йортта карау һәм ашатуны үз өсләренә алырга булдылар. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу хайваннар белән аралашу аша үзенчәлекле тернәкләндерү.
Әлмәттән тәҗрибәле белгеч дөрес ашатырга, эчертергә, тиеннәрне карарга өйрәтте, азык калдырды. Хәзер җәй буена хезмәткәрләр һәм яшәүчеләр җәнлекләрне ашатачак һәм караячак.
Бу урын шәһәр халкы арасында инде бик популяр, аның тирәсендә һәрвакыт кешеләр күп, бигрәк тә балалар, алар бу матур һәм кызыклы хайваннарны рәхәтләнеп күзәтәләр.