«Хыял» социаль приютында хәтер сәгате уздырдылар

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Ел саен 4 июньдә Халыкара гаепсез балалар – агрессия корбаннары көне билгеләп үтелә. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Планета балаларына – борчылуларсыз һәм күз яшьләрсез дөнья» исемле хәтер сәгате үткәрелде.

Балалар «Садако Сасаки һәм 1000 кәгазь торна турында легенда» документаль фильмын карадылар. Шулай ук теракт куркынычы булганда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләштеләр, толерантлык төшенчәсе турындагы белемнәрне ныгыттылар. Аралашу барышында балалар үз фикерләрен әйттеләр, әхлакый проблемалар, ситуацияләр турында фикер алышуда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International